Алабуганың ике спортчысы йөзү буенча ТР җыелма командасына керде
Алар Россия беренчелегенә сайлап алынды.
23-26 февральдә Казанда 2006-2007 елларда туган егетләр һәм 2008-2009 елларда туган кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Беренчелектә Татарстан Республикасы шәһәрләреннән 28 команда, 311 спортчы катнашты.
Алабуга данын «Олимп» спорт мәктәбенең 9 спортчысы яклады. Тренерлары: Евгения Турова һәм Марат Галимов.
Алабуганың ике спортчысы Татарстан Республикасының җыелма командасына эләкте. Алар Россия беренчелегенә сайлап алынды.
2 урын — Гайфуллина Екатерина (50 м. һәм 100 м. ирекле стиль);
3 урын — Шакиров Инсаф (50 м. баттерфляй);
1 зурлар разряды — Шакиров Инсаф (100 м. ирекле стиль).
Шулай ук иң көчле унлыкка эләгүчеләр:
7 урын — Волкова Яна (400 м. комплекслы йөзү);
5 урын — Потапова Полина (200м. баттерфляй).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев