Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр
Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.
Иртәгә Алабуга шоферларын иртәнге рейд көтә. Тикшерү Алабуга-Гари-Абалач юлында 6.30 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр барачак.
ЮХИДИ матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, чараның максаты — транспорт чаралары белән исерек килеш идарә итү белән бәйле хокук бозуларны кисәтү.
Узган елның 12 ае нәтиҗәләре буенча әлеге территориядә исерек шоферлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев