Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганы кардан чистарту эше тәүлек буе бара

Көн саен 85 рейс.

«ТР АМР төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МУП директоры Илнур Йосыпов сүзләренә караганда, Алабуга урамнарын чистартуга көн саен утыз берәмлек кар чистарту техникасы чыга.

— Район башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме белән узган ел ахырында безнең технопарк ике яңа машина белән тулыланды, — дип сөйли җитәкче.

Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эш көне (дөресрәге, төне) кичке җидедән башлана һәм иртәнге сигезгә кадәр дәвам итә — бу вакыт эчендә алар шәһәр юлларын кар һәм боздан чистартып, якынча 85 рейс ясыйлар. Техника йөртүчеләрдән тыш, урамнарны һәм тротуарларны чистарту белән тагын утыз өч хезмәткәр шөгыльләнә, алар карны кул көче белән җыештыра. Һәр чистартылган участок «галит» дип аталган техник тоз белән эшкәртелә — әлеге реагент бозлавыкны булдырмый.

Сүз уңаеннан, Илнур Йосыпов билгеләп үткәнчә, өч метр киңлектәге тротуарлардагы агачларны өлешчә бетергәннән соң, чистарту күпкә уңайлырак булган. Алар техникага максималь тизлектә рейс ясарга комачаулап торганнар. Җәялеләр йөри торган тар юлларны чистартуга кечерәк тракторлар җибәрелә. Урам себерүчеләр хезмәте дә бик мөһим — алар көрәкләр белән техника үтә алмаган урыннарны чистарта.

Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре шәһәр паркларында һәм скверларында да тәртип турында кайгыртуын дәвам итә. Мисалга, Шишкин буаларында җәяүлеләр иркенләп чиста юлларда йөри ала, шулай ук стадионга керү зоналары да кардан чистартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев