Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ковид-госпиталендә 58 пациент дәвалана

Шәһәрнең баш табибы коронавирус белән бәйле вәзгыять турында сөйләде.

Амбулатор үзәккә көн саен температура, ютәл, тамак авыртуы һәм сулыш алуның авырлыгына зарланып гражданнар мөрәҗәгать итә. Күпләрнең үпкәләре нык зарарлана. Узган атнада гражданнарны кабул итү буенча амбулатор үзәккә беренчел рәвештә 645 кеше, ә кабат кабул итүгә 1462 граждан мөрәҗәгать итте.

Хәзерге вакытта безнең шәһәрнең Covid-госпиталендә 58 пациент дәвалана. Госпиталь статистикасы буенча, алар коронавирустан прививка ясатмаган, пациентларның үзләре әйтүенчә, вакцинацияне узарга өлгермәгән.

«Бик күп кеше авырый, күбесе икенче тапкыр. Шул исәптән балалар һәм йөкле хатын-кызлар да. Кичә балаларда авыруның ике очрагы ачыкланды, шулай ук йөкле хатын-кызда коронавирус йогышы расланды. Мондый очраклар аерым контрольдә», — дип хәбәр итте Алабуга район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров.

«Омикрон» ның яңа штаммы тагын да йогышлырак. Моның белән ул куркыныч та. Йоктырудан башлап «омикрон» белән авыра башлаганчы нибары бер тәүлек кенә узарга мөмкин. Моңа кадәр авырганнар да, прививка ясатканнар да авырый. Ләкин алар авыруны җиңелрәк кичерә. Күпләрнең хәзер коронавирус ОРЗ кебек үтә. Температура 38-39 градуска кадәр күтәрелә, ул ике-өч көн тора, баш авырта, ютәл һәм томау барлыкка килә. 

«Өлкән яшьтәгеләр, шикәр диабеты, симерү һәм башка патология белән авыручы кешеләр өчен коронавирус аеруча куркыныч. Иммун системасына артык зур йөкләнеш булу сәбәпле чир катлаулы үтәргә мөмкин. Госпитальдә, яки реанимациядә ятучы катлаулы пациентларның төрле этиология өзлегүләре барлыкка килгәндә, күңелсез нәтиҗә булырга мөмкин», — дип сөйләде табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев