Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты
Финал 6-7 мартта Казанда узачак.
24-25 февральдә Боз сараенда 2007-2009 елларда туган кызлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең 3 нче этабы узды. Ярышларда Казан, Алабуга, Актаныш һәм Азнакайдан 4 команда катнашты. Алабуганы тренер Куклин А. С. җитәкчелегендә «Волчицы» хоккей командасы тәкъдим итте.
24 февральдә Алабуганың «Волчицы» хоккей командасы Актанышның «Лачын» командасын 5:2 исәбе белән отты, шулай ук Азнакайның «Соколы» командасын 17:0 исәбе белән отты.
25 февральдә «Волчицы» командасы Казанның «Смена» командасын 9: 0 исәбе белән җиңде.
Алабуганың «Волчицы» командасы җиңүче булды һәм 6-7 мартта Казанда узачак хоккей буенча ТР Беренчелегенең финал этабына узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев