Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Әҗмәл мәчетендә мөслимәләр семинары үтте

Семинарда шәһәрнең 11 мәчетеннән, шулай ук Морт, Юраш, Илмәт һәм Дөм-Дөм авыллары мөслимәләре катнашты.

Узган атнаның шимбәсендә Алабуганың 4 микрорайонында урнашкан Әҗмәл мәчетендә мөслимәләр өчен «Татар халкында дин һәм гореф-гадәтләр» исемле семинар узды.

Очрашу Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, елга нәтиҗә ясау буларак һәм Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы алдыннан үткәрелде. Семинарда шәһәрнең 11 мәчетеннән, шулай ук Морт, Юраш, Илмәт һәм Дөм-Дөм авыллары мөслимәләре катнашты. 

Кунакларны беренче булып Әҗмәл мәчете имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Мөдәррисов сәламләде. Ул җыелган кунакларга очрашу максатын һәм бурычларын аңлатты, киләчәктә дә шундый очрашуларның булачагына өмет белдерде. 

Алабуга шәһәре мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов үзенең чыгышында әлеге чараны зур вакыйга дип атады: 
— Шулай зур итеп, күпләп җыелып, Аллаһы йортында мондый зур чараны беренче мәртәбә үткәрәбез. Хәерле башлангыч булып, дәвамлы булса иде. Семинар дингә, гореф-гадәткә багышланган. Бүгенге очрашудан дин, тел һәм милләтнең бердәмлеге хакында мәгълүмат алып таралышырбыз, иншалла, — диде Хәлим хәзрәт.

Семинарда мөслимәләрдән тыш, Казан Федераль Университетының гомуми һәм ватан тарихы кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев, Алабуганың 1нче гимназия директоры Гүзәл Әсләмова, 2нче гимназия директоры Рамил Аиров, Адымнар-Алабуга полилингваль мәктәбе директоры Надир Курамшин катнашты.

Тарихчы-галим Альберт Зөфәр улы үзенә хас булган гыйльми кызулык белән залда утыручыларга татар халкы, аның тарихы, ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы турында кызыклы фактлар турында сөйләде. Үзебезнең Алабуга төбәге, аның тарихи урыннары үзенчәлекләренә тукталды. Залда утыручыларның күпчелеге — Совет чоры мәктәбендә белем алган кешеләр. Шуңа күрә профессор китергән кайбер фактлар гел көтелмәгәнчә, яңача яңгырады.

Алга таба мөслимәләрне, чара кунакларын Адымнар полилингваль мәктәбе директоры Надир Курамшин сәламләде. Чыгышында ул татар телен, аның гореф-гадәтләрен саклап калуның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады, телне һәм милләтне саклап калуда гаилә һәм ата-ананың ролен искә төшерде.

Чара мәчетләр каршындагы курсларда белем алучы мөслимәләр тарафыннан әзерләнгән күренешләр белән дәвам итте. Мөслимәләр, төркемнәргә бүленеп, аерым бер темага чыгышлар әзерләгән иде. Беренче булып сәхнәдә «Әбиемнең сандыгы» күренеше тәкъдим ителде. «Әби» — Зөбәрҗәт ханым Гимазова — сандыктан бер-бер артлы Коръән, чиккән сөлге, камзул, читек, тәңкә, чулпы, беләзекләр һәм башкаларны күрсәтте. Аларның ничек ясалганын, кайчан киелгәнен "оныклар«ына аңлатты. Болар барысы да җыр-бәет, мөнәҗәтләр белән үрелеп барды.

Икенче төркем мөслимәләр семинарга «Килен төшерү» йоласын әзерләп килгән булса, өченчеләре тамашачы хозурына "Кич утыру"ны тәкъдим итте.
Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, тел, дин, милләт белән горурлык хисләре — болар барысы да гаиләдә тәрбияләнә, балачактан канга сеңеп кала. Ә балаларга шул нигезле тәрбияне, телгә, милләткә мәхәббәтне әни, әби сеңдерә, аңлата, тормыш гадәтенә кертеп җибәрә.

Чараны оештыручы һәм алып баручы — Алабуга районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Лилия ханым Фазлыева сүзләренчә, бүгенге көндә шәһәр буенча 60лап ханым мәчетләргә әзерлек курсларына йөри:
— Татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен үзебезгә дә искә төшереп тору урынлы, балаларның күңелләренә кертү дә — безнең бурыч. Бүгенге көндә Җәмигъ мәчетендә әзерлек курсларында — 40, Әҗмәл мәчетендә 20ләп ханым ислам дине нигезләрен өйрәнә. 

Халкыбызның теле, гореф-гадәтләре бай, матур, үзенчәлекле. Аларны югалтып бетермәү бары үзебездән тора. Шушындый очрашулар әлеге максатны күздә тота да инде. Киләчәктә дә районда мондый чаралар күбрәк булыр, аларда сөйләнгән сүзләр, тәкъдимнәр сүздә генә калмасын иде дигән теләк телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев