Алабуганың Мәскәү урамында урамны яктырту эшләре төгәлләнде
Киләсе елда да эш дәвам итәчәк.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев тарафыннан «Барс» төзү компаниясе һәм Челтәр компаниясенә карата сораулар барлыкка килгән иде инде, чөнки шәһәрнең Мәскәү урамында яктыртуны үзгәртеп кору эшләре озакка сузылды. Алабугалылар тәүлекнең караңгы вакытында ут булмаудан күп тапкырлар зарланды.
«Барс» ТК директоры Евгений Кубасов сөйләвенчә, үткән ялларда эшләтеп җибәрү-көйләү нәтиҗәсендә яңа яктырткычларның эшен тикшергәннәр.
− Тәүлек буе фонарьлар янды, алар төзек, хәзер Челтәр компаниясе үз өлешен тәмамларга тиеш, − дип аныклады ул.
Үзгәртеп кору барышында барлыгы 90 яңа багана урнаштырылды, 4 метр кабель җир астына салынды. Иске баганаларны Челтәр компаниясе сүтәргә тиеш. Моңа кадәр язып узганыбызча, болар барысы да матурлык өчен генә түгел, көчле җил яисә кар була калганда, электр челтәрләрендә аварияләр булмасынга эшләнә.
Киләсе елда да эш дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев