Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Татарларда кунакта» күргәзмәсе күргәзмәсе Мәскәүдә ачылачак

Бу турыда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Күргәзмәне булдыру фикере мирасханәнең генераль директоры Гөлзада Руденконыкы. Күргәзмә проекты ике елда Россиянең 13 шәһәрендә — Екатеринбургта, Чиләбедә, Төмәндә, Тубылда, Кемеровода, Новокузнецкида, Оренбургта, Әстерханда, Самарада, Тольяттида, Ульяновскида, Сарапулда, Ростов өлкәсенең Вешенская станциясендә уңышлы үткән. 

Анда урнаштырылган татар милли мәдәнияты күренешләре татарларның тарихы, йолалары, көнкүреше, Татарстан һәм аның тормышының бар өлкәләре турында сөйли.

Күргәзмәдә 300дән артык әйбер тәкъдим ителәчәк. Экспонатлар XIX гасыр ахыры-XX гасыр башына карый, бай этнография материалы: кием, көнкүреш әйберләре, савыт-саба үрнәкләре, бизәнгечләр, осталар әзерләгән декоратив-кулланма эшләнмәләр тәкъдим ителә.

Күргәзмә Алабугада үткәрелеп килгән халыкара этно-арт-проектларда катнашучыларның сәнгати эшләре белән тулыландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев