Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ТИҮ активистлары район башлыгы белән очрашты

Район башлыгы белән очрашуда территориаль-иҗтимагый үзидарә вәкилләре үзләрен борчыган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләште.

Чараны башлап, Рөстәм Нуриев болай җыелып сөйләшү күптәннән кирәк иде дип белдерде. Беренче чиратта, ул быелга ниятләр хакында сөйләде. Шул рәвешле, алда — «Чемпион» ФСКн төзекләндерү, шулай ук «Кама» уку театрына, йогышлы авырулар сырхауханәсенә ремонт, 8нче мәктәптә санитария бүлекләрен алыштыру, футбол манежын төзү; урамнарны яктыртуны торгызу буенча эш дәвам итәчәк, 4нче микрорайонда мәдәни үзәкне салу тәмамланачак.

Аннан соң очрашуга килгәннәр үзләренең сорауларын бирде. 4нче ТИҮ рәисе Таңсылу Хөснуллина «Иллюзион» кинотеатрының язмышы белән кызыксынды. Шулай ук ул әлеге театр бинасы каршындагы урынны төзекләндерүнең кирәклеген әйтеп узды. Рөстәм Нуриевнең җавабына караганда, бинаның бер өлеше "загс"ка тапшырылачак. Шулай да кинотеатр сакланып калачак. Моннан тыш, быел Тынычлык проспекты үзгәртеп корылачак, шуңа күрә бина алдындагы мәйдан да үзгәрәчәк.

Кайбер ТИҮләр өчен бүлмә булмау да кыен мәсьәлә. Нигездә, бу шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләргә кагыла. Андый ТИҮләр өчен район башлыгы Гассар урамындагы элек сырхауханә урнашкан ике катлы бинадан бүлмәләр бүлеп бирергә кушты.

13нче ТИҮ рәисе Ольга Әхмәдуллина Спас соборы каршындагы бакчаны торгызуда ярдәм сорады.

− Бу сквердагы күп кенә карт миләшләр һәлак булды, без бакчаны торгызырга телибез, үсентеләр генә кирәк.

Рөстәм Нуриев шәһәрдә утырту өчен миләш үсентеләренең сатып алыначагын, аларның ТИҮенә дә бирәчәкләрен әйтте.

9нчы ТИҮ рәисе Румия Резвякова Нефтьчеләр, 111 адресы буенча иске ике катлы бина барлыгын әйтте, анда кайчандыр балалар тудыру йорты булган. Ул ташландык хәлдә, тәрәзәләре кадаклап куелган, шулай да анда балалар уйнап йөри, аларга биредә бер дә куркынычсыз урын түгел, дип сөйләде. Рөстәм Нуриев Җир-милек палатасына бинаның иясен табарга кушты.

4нче микрорайонда урнашкан ТИҮ рәисләре Алабуга районы башлыгына үзләренә карата игътибар өчен рәхмәт белдерде. Өстәп шунысын да әйтергә кирәк — Георгий паркы тагын да киңәйтеләчәк.

Барлык сораулар да халык исеменнән булды һәм болар әле очрашуда яңгыраганнарның бер өлеше генә. Һәр мәсьәлә дә тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев