Алабуганың торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаментында яңа директор
Бу вазифаны хәзер Андрей Томилин җитәкли.
Шәһәр планеркасында район башлыгы «ТКХ һәм төзелеш департаменты» МУПның яңа директорын тәкъдим итте.
Ул — элек «Домуправ-3» идарәче компания ҖЧҖен җитәкләгән Андрей Томилин.
— ТКХ системасында Андрей Томилин инде беренче ел гына эшләми, ул барысыннан хәбәрдар. Бүген аның җилкәсендә — зур эш, күп бурычлар куелган, — дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев һәм Департаментның яңа җитәкчесенә район файдасына нәтиҗәле һәм җайга салынган эш теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев