Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Закал» оешмасы ТР Президенты бүләген алды

Аны Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Инвалидларның «Закал» төбәк җәмәгать оешмасы Татарстан Республикасы Президентының гражданлык җәмгыяте институты үсешенә керткән өлеш өчен ел да бирелә торган бүләгенә лаек булды. Аны Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Конкурс 16 августтан 9 сентябрьгә кадәр узды. Коммерцияле булмаган җәмәгать оешмалары бүләкне башкарган эш нәтиҗәләре буенча ала. Быелгысында Алабуганың «Закал» җәмәгать оешмасы да катнашты. Әлеге оешма 15 ел инде җәмәгать эшләре алып бара, әлбәттә, шул вакыт эчендә инвалидлыгы булган кешеләрне яклау буенча күп проектлар тормышка ашырылды. 

− Еш кына алар үз хокукларын белми һәм аларга эшкә урнашуда, уңайлы мохит булдыру, медицина ярдәме алу, юридик сорауларга җавап табу кебек мөһим мәсьәләләрдә булышырга кирәк. Без шуларны чишәргә тырышабыз да инде, − ди җәмәгать оешмасы рәисе Рөстәм Латыйпов.

Конкурс комиссиясе оешманың соңгы берничә елдагы эшчәнлегенә игътибар иткән. Алабугалыларның күрсәтер нәрсәләре бар, чөнки оешма бер генә көнгә дә эшен туктатмый. Үзизоляция вакытында да аның вәкилләре пенсионерларга һәм сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә эчә торган су һәм реабилитациянең техник чараларын илтеп тордылар. Хәзер алар «Мәрхәмәтле прокат» дип аталган тагын бер социаль проектны тормышка ашыра. 

− Проект эше барышында без йөзләрчә алабугалыга булыша алдык. Тернәкләндерүнең техник чараларын бушлай бирәбез. Инвалидлыгы булган кешеләр дә, авыр тормыш хәлендә калган һәм реабилитация чараларын алырга мөмкинлеге булмаган кешеләр дә — мәсәлән, операция кичергәннән соң, әлеге мөмкинлектән файдаланырга мөмкин, − дип сөйли «Закал» идарәсе рәисе. 

Рөстәм Латыйпов билгеләп үткәнчә, прокат эшен киләсе елда да дәвам итәргә ниятлиләр. Булдыра алсалар, тернәкләндерү чараларының исемлеген киңәйтергә тырышачаклар, чөнки алар мохтаҗ кешеләрнең барысына да җитми. 

− Алган премия — эшчәнлегебезне зур бәяләү. Республика һәм район җитәкчелеге биргән бәягә бик шатбыз. Безнеке кебек оешмаларга күбрәк игътибар күрсәтелсен иде. Безгә әхлакый ярдәм генә дә мөһим, − дип ассызыклады ул.

«Закал» ирешелгәннәр белән генә канәгать булып торырга җыенмый. Хәзер алар ТР Икътисад министрлыгының грантлы конкурс йомгакларын көтә. Үз эшләрен дәвам итеп, оешманың матди-техник нигезен ныгыту өчен, башка бәйгеләрдә катнашу турында да уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев