Алабуганың паспорт-виза хезмәтендә чит ил паспортын алырга теләүчеләр арткан
Ажиотажга чит ил документларына бәяләр арта дигән имеш-мимеш сәбәп булган.
"Бәяләр арту турындагы мәгълүмат дөрес түгел. Миграция хезмәтендә бу уңайдан бернинди рәсми мәгълүмат юк", - дип ышандырды безне паспорт-виза хезмәте начальнигы Сергей Бубеков. Чит ил паспортын ясату элеккечә ике мең ярым сум, 14 яшькә кадәр балалар өчен 1200 сум тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев