Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 10 нчы лицеенда укучыларны эвакуацияләделәр

Учреждение почтасына шартлаткыч җайланма куелу турында хат килде.

Бүген Алабуганың 10 нчы күппрофильле лицеенда укучыларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләделәр. Алабуга районы мәгариф идарәсе башлыгы Алена Балобанова сүзләренчә, лицейның электрон почтасына терекөмешле шартлаткыч җайланма куелу турында аноним хәбәр килгән.

Шуңа күрә укучыларны һәм хезмәткәрләрне кичекмәстән эвакуацияләү оештырыла. Мәктәп бинасын оператив хезмәтләр тикшереп чыкты. Хәзер мәктәптә икенче смена укый башлады. Алена Балобанова хәбәр иткәнчә, укучыларның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.

Фото: Алабуга-24 Телеканалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев