Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 27 нче балалар бакчасында балаларны эвакуацияләделәр

Бакчада кыска ялганыш булган.

Алабугада бүген 7:49 сәгатьтә 27 нче балалар бакчасында кыска ялганыш (замыкание) булган.

Автомат хәбәр итү системасы эшләгән урынга янгын сүндерү хезмәте һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. 

Килеп җитү белән янгын сүндерүчеләр электр щиты торган бүлмәдә төтен чыгуын ачыклый. 

— Хәзерге вакытта хәл контрольдә, — дип хәбәр итте Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Александр Ябуров.

Хәзерге вакытта балалар 1 нче гимназиядә. Балалар бакчасында хәзер бинаны электр белән тәэмин итү системасын тикшерү бара. Автомат янгын сигнализациясе системаларын тикшерелә. 

Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, балалар иртәнге ашны ашаган, ә төшке ашка балалар бакчасына кайта алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев