Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 8нче мәктәбендә Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр

Биредә МХО катнашучыларына багышланган Дан почмагы ачылды.

Алабуганың 8нче мәктәбе дүрт герой үстергән, алар хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Бүген биредә һәр укучы тыныч күк һәм якты киләчәк өчен үз гомерен кызганмаган кешеләрнең исемнәрен белә. Ватан Геройлары көне нәкъ менә аларга багышланган иде.

Чара Дан почмагын ачудан башланды. Аның диварына Руслан Шәрәфетдинов, Юрий Потанин, Станислав Большаков һәм Антон Любота портретлары урнаштырылган.

Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны мәктәп директоры Илшат Зәйнаков сәламләде:

— Бүген без бирегә Ватаныбызны, бәйсезлегебезне саклаганда һәлак булган сугышчыларыбызны искә алырга җыелдык. Дан почмагының төп максаты — геройларны онытырга ярамауны күрсәтү. Алар үсеп килүче буынга үрнәк булсыннар иде.

Дан почмагын ачуда хөрмәтле кунаклар, геройларның туганнары һәм дуслары: Руслан Шәрәфетдиновның әтисе һәм әнисе, Юрий Потанинның әнисе, Станислав Большаковның апасы, Антон Люботаның хезмәттәшләре катнашты.

— Якын кешеңне югалту бик авыр һәм куркыныч. Юра мәктәпне бик ярата иде, армиядән кайткач та үзенең яраткан укытучылары янына китте, һәрвакыт «Безнең мәктәп иң яхшысы!» дип әйтә иде. Барлык ярышларда да мәктәп беренче булсын дип тырышты. Минем улымны онытмаганыгыз өчен рәхмәт, — дип уртаклашты Юрий Потанинның әнисе Светлана Евгеньевна.

— Станислав — минем бертуганымның улы, без аның белән бик якын аралаштык, ул безнең күз алдында үсте, чын ир-ат булды. Ул иң авыр минутларда да бирешмичә, Ватаныбызны саклады. Безнең геройларны онытмагыз. Киләчәк буын алар кебек кыю булсын өчен шундый үрнәкләрдә үсәргә тиеш. Бу бәйрәм безгә һәрвакыт тыныч күк йөзе өчен үзен корбан иткән егетләребезне искә төшереп торсын, — диде Станислав Большаковның апасы Елена Галиәхмәтова.

Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, кунаклар һәм укучылар чәчәкләр салдылар.

Исегезгә төшерәбез, Станислав Большаковка Россия Федерациясе Герое исеме бирелде (үлгәннән соң), Юрий Потанин, Руслан Шәрәфетдинов һәм Антон Любота үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнделәр.

Белешмә. Ватан Геройлары көне бәйрәме 2007 елда гамәлгә куелган. Тамырлары белән ул Россия империясе чорына ук барып тоташа. 1769 елның 9 декабрендә Екатерина II сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен офицерлар өчен иң югары хәрби бүләк — Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куя. Советлар Союзында шундый ук аерымлык билгесе — Дан ордены барлыкка килә, ул шулай ук Хәрби казанышлар өчен тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев