Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 8нче мәктәп укытучысы Альбина Мәрданшина бөтен илгә дәрес күрсәтте

3-5 октябрьдә Альбина Мәрданшина Мәскәү шәһәрендә сыйныф җитәкчеләре форумында катнашачак.

КФУның Алабуга институтын тәмамлаган, 8нче мәктәптә математика укытучысы булып эшләгән Альбина Мәрданшина Татарстанны «Россия 1» каналының теле-тапшыруында тәкъдим итте.

Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына илнең төрле төбәкләреннән 35 укытучы чыкты. 7 фән һәм шуларның һәрберсе буенча 5 укытучы. Альбина Мәрданшина математиклар бишлегендә чыгыш ясады. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 7 финалист ачыкланачак, аларның дәресләрен «Россия 1» каналында күрсәтәчәкләр. Күп нәрсәне алабугалыларның, татарстанлыларның активлыгы хәл итәчәк.

Моннан бер атна элек «Классная тема» проекты бергәлегендә Альбина Руслановнаның симметрия һәм асимметрия турында видеодәресен тәкъдим иттеләр. 23 сентябрьдә тавыш бирү узачак, анда һәр алабугалы катнаша ала.

— Миңа «Симметрия һәм асимметрия» темасы туры килде. Мин бик шатландым, чөнки бу тема белән тормышымның бер өлеше бәйле. Мәсәлән, КФУның Алабуга институтында без «Алиса Көзгеләр илендә» дип исемләнгән биюне сәхнәгә куйган идек. Балачактан ук бу әкиятне яратам, сүз уңаеннан, китап авторы да математик булган. Миңа бу бик якын, — дип уртаклашты укытучы.

Симметрия һәм асимметрия темасы 6нчы сыйныфтан ук өйрәнелә. Альбина Руслановна, кызыклы мисаллар кулланып, аны гадәти булмаган форматта күрсәтергә тиеш була. Бу материал теләсә кайсы математика укытучысына кирәк булачак, дип уйлый укытучы.

— Тапшыруны төшерү көненә кадәр минем текстны әзерләргә, өйрәнергә, репетиция ясарга вакытым булды. Мәскәүдә минем белән профессионаллар командасы эшләде: миңа кием-салым бирделәр, макияж, прическа ясадылар, тышкы кыяфәтемне кадрда күзәттеләр, реквизитлар әзерләделәр. Видеоны шулай ук зур тәҗрибәле белгечләр төшерде һәм монтажлады. Иҗади, ирекле кешеләр белән эшләү рәхәт иде. Бу сәяхәт минем өчен аеруча үзенчәлекле, тормышымда иң онытылмаслык сәяхәтләрнең берсе: аның турында балаларыма, оныкларыма һәм оныкчыкларыма сөйләячәкмен, — ди Альбина Мәрданшина.

Тапшыруны 16 сәгать төшергәннәр — моңа һәркем дә түзә алмый. Мондый зур вакыйгада Алабуга кызы беренче тапкыр катнаша. Камерага уйнау Альбина Руслановна өчен кыен булмаган, ул бу роль белән югары уку йортында студент елларында ук инде дуслашкан. Ә менә акрын сөйләү кыенрак булып чыккан: укытучы кызу темпта сөйләшергә күнеккән, ләкин оештыручыларны тыңларга туры килгән.

— Төшерүләр төнге сәгать бердә тәмамланды, тавышым калтырый башлады, билемнең арганлыгын да тойдым. Әмма барыннан да бигрәк видеоның матур, сыйфатлы булуын теләдем. Кирәк булса, мин 25 тә, 30 сәгать тә төшәргә риза идем. Мондый хәл гомердә бер була бит, һәркемгә дә мондый бәхет елмаймый. Нәтиҗә мөһим иде, һәм мин 100 процентка тырыштым. Тамашачылар моны сизгәндер дип ышанам, — ди шоуда катнашучы.

Альбина Мәрданшинага гаиләсе, хезмәттәшләре, укучылары һәм аларның әти-әниләре, танышлары ярдәм итә. Аның өчен бу бик кадерле.

— Видеодәрес басмасы астында бик күп яздылар, йөрәкләр җибәрделәр, кемдер миңа шәхсән язды һәм котлады. Мин һәркемгә чиксез рәхмәтле! Барлык лайкларны, җавапларны сизәм. Йөзенче комментарий яки меңенче — ансы мөһим түгел, һәр яхшы сүз ярдәм итә, илһамландыра, көч бирә. Чөнки үз шәһәреңне, районыңны, республикаңны ил күләмендә күрсәтү — зур җаваплылык бит.

3-5 октябрьдә Альбина Мәрданшина Мәскәү шәһәрендә сыйныф җитәкчеләре форумында катнашачак. Ә хәзер аның өчен мөһим дата — 23 сентябрь, бу көнне аның өчен якташларының һәр тавышы хәлиткеч була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев