Алабуганың 8нче урта мәктәбендә региональ методик семинар узды
Һәр өлкәдә заманча ысуллар кулланып, алдынгы технологияләр нигезендә эшләргә сәләтле буын тәрбияләүдә мәктәпләр алдына бүген зур таләпләр куела. Шәһәребезнең 8нче урта мәктәбендә балаларга туган телебезне тырышып өйрәтүче мөгаллимнәр безне, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмә әгъзаларын, әледән-әле әдәби конкурсларга гына түгел, фәнни-методик семинарларга да чакырып тора.
Февральнең соңгы көнендә бу мәктәптә «Белем бирүдә инновацияле укыту технологияләре» темасына региональ методик семинар булды. Республикабызның төрле муниципаль районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән килгән укытучылар, нинди фән алып баруларына карап, төрле бүлекләрдә чыгышларда катнашты һәм тәҗрибә уртаклашты.
Безне, билгеле, туган тел һәм әдәбиятны заманча ничек өйрәтүләре кызыксындыра, шул максат белән без урта сыйныфлар янына юнәлдек. Югары квалификация категорияле укытучы Флүзә Якупова «Туган көн — күңелле бәйрәм» дигән темага ачык дәрес бирде. Сөйләм темасы буенча фонетик күнегүләр, сорауларга җаваплардан, укучылар диалогка күчте. Бераз ял алганда, Флүзә Миннәхмәт кызы «Ак калач» уенын оештырды, чөнки бер укучының туган көне булып чыкты. Аны балалар чын күңелдән котладылар, бер-бер артлы матур теләкләрен әйттеләр. Татар халык мәкальләренә таянып, табын әдәбен искә төшерделәр. Алга таба алар белем һәм күнекмәләрен кулланып, темага кагылышлы рәсем ясаячак һәм хикәя төзиячәк, үзара сөйләшүләрен камилләштерәчәк. Теманы үзләштерүдә укытучы интерактив тактадан файдаланды.
Гүзәлия Гайсина да туган тел һәм әдәбият укытуда югары квалификация категориясенә ия, семинар барышында ул «Әйдә, онлайн» дип аталган осталык дәресе күрсәтте. Гүзәлия Гаделҗан кызы әлеге электрон платформаны 2018 елда куллана башлаган. Аның белән без заманча электрон ресурслардан файдалануның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштык.
— Балалар телне яратып өйрәнсен, — ди Гүзәлия Гайсина, шуңа күрә дә укучыларны кызыксындырырлык яңа чараларга мөрәҗәгать итә. Мастер-классны караучыларга ул аудиофайл тәкъдим итте. Тыңлаган өзекнең нинди әсәрдән булуын, аның авторын атарга кирәк булды. Күренекле татар әдибе Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясеннән өзекне танып, аның төп фикерен дә әйтеп биргәч, укытучылар үзләрен «бишле» алган укучыдай хис итте. Аннары без сыйныфтан тыш чарага киттек.
Шушы мәктәптә озак еллар тәҗрибә туплаган каләмдәшебез Хашия Төхбәтуллина безне туган тел һәм әдәбият кабинетына чакырды. Ул Алабуга районында гына түгел, республикабызда билгеле булган язучыбыз, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин исемен йөртә. Кояшка карап торган якты тәрәзәләргә каршы диварда шәһәребездә инде утыз елдан артык эшләп килә торган әдәби берләшмәне башлап җибәргән, төрле елларда аны җитәкләгән һәм бүген аларның эшен дәвам итеп, иҗат белән рухланып яшәүче шәхесләрнең фотопортретлары урнаштырылган. Түр стенада Фирдәвес Хуҗинның «Туган тел йөрәккә, җаныңа дәвадыр» дигән фикере язылган.
Сыйныфтан тыш чарада катнашучы балалар белән шушы бүлмәдә очраштык. Алар үзләре өйрәнгән, белгән шигырьләрен сөйләделәр. Укытучы Кадрия Даутова моңлы җырлар бүләк итте.
— Сез, балалар, миңа шулкадәр якын, — диде Тәслимә апа Кәримова, өлкән каләмдәшебез. — Укучыларның тырышлыгын күреп, яшәреп киткәндәй булдым.
Ул балаларга үзенең китаплары турында мәгълүмат биреп, туган телебезгә багышланган шигырьләрен укыды. Саф татар телендә, туган телгә мәдһия булып, шигъри юллар яңгырады:
«Әй, туган тел, бабалардан килгән
Җырлар, моңнар тулы киң дәрья...»
Укучылар Тәслимә апаның «Бәхет кайда?» шигырен өйрәнгән.
Берләшмәбез җитәкчесе Тәҗрия Җәләева балалар өчен язылган шигырен сөйләде, аларга төпле киңәшләрен бирде.
— Бөтен дөньяга сибелгән татарлар — данлы халык, телебез беркайчан да югалмас, — диде ул һәм киләчәктә бу укучылар арасыннан да татар зыялылары чыгар дигән ышаныч белдерде.
Әлеге очрашуны оештырган Хашия Тимерхан кызына зур рәхмәт. Ул исемнәре «Чулман» белән бәйле булган һәр кешене искә алды, алар турында матур фикерләр ишеттек. 1953 елда әдәби түгәрәктән башланып киткән берләшмә эшенең ул бүген дә бик кирәкле һәм әһәмиятле булуын әйтте.
Җирле шагыйрә Кадрия Наил семинарны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, шигырьләрен укыды. Укучылар аның «Ак әби» шигырен сөйләде. Балаларга каләмдәшебез Әнисә Һадиуллинаның әни турында шигыре бик ошады. Алар үзләре Гөлзадә апа Әхтәмованың шигырьләрен дә яттан белә.
Миңа аеруча Аяз Вәлишин сөйләве ошады, ул Муса Җәлилнең күп кенә әсәрләрен яттан сөйләде. Бишенче сыйныфта гына булса да, тирән хисләр белән сөйли.
— Аяз әдәби конкурсларда катнаша, уңышлы чыгышлар ясый, — ди Флүзә Миннәхмәт кызы аның турында.
Балалар арасында хәзер китап укучылар сирәк. Шулай да, өметне өзмичә, без киләчәккә якты ниятләр белән атлыйбыз. Әнә бит, туган тел укытучылары яңа технологияләрне эшкә җигә, балаларны иҗат белән кызыксындыруның төрле юлларын таба. Телне саклау һәм үстерүдә укытучыларга түземлек, сәламәтлек телибез. Тырышлыклары бушка китмәсен, киләчәк буыннарга да телебезне өйрәнеп, туган телдә матур итеп аралашырга насыйп булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев