Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Александр бакчасына 10 тиен китерәчәкләр

Алар Александр бакчасында яшәячәк.

Киләсе атнада безнең шәһәргә беренче тапкыр 10 тиен китереләчәк. Алар Александр бакчасында яшәячәк. Карар шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә әйтелде — бу мондый беренче эксперимент.

Тиеннәр — парк зонасын җанландырачак сөйкемле һәм зарарсыз җәнлекләр. Алар агрессив түгел, чикләвекләр, орлыклар, җиләк-җимешләр һәм хәтта гөмбәләр белән тукланалар.

Шәһәр кешеләренә шуны истә тоту мөһим: тиеннәрне чи чикләвек (фундук, әстерхан), тозсыз һәм кыздырылмаган көнбагыш, коры җиләк-җимеш белән сыйларга мөмкин. Ипи, тәм-томнар һәм кыздырылган ризыклар — тыела!

Тотмаска һәм куркытмаска — аларны ерактан күзәтеп тору яхшырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев