Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 163 тоннадан артык яшелчә сатылган

Шәһәрдә инде 6 көзге ярминкә узды.

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Көз башыннан бирле халык өчен 6 ярминкә үткәрелде. 

Бу вакыт эчендә 163 тоннадан артык яшелчә һәм 7 тоннадан артык ит сатылган. Шуларның 100 тоннасы бәрәңге, 24 тонна кәбестә һәм 21 тонна суган һәм 5 тоннага якын сыер ите. 

Көзге ярминкәләр дәвамында 81 тонна ашлык сатылган. 

Сыер һәм кош итенә ихтыяҗ зур. Район халкы кулай бәядән бал, сөт, йомырка, сыр, колбаса, ярма һәм сөт продуктлары сатып ала.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбәдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Мираж» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда уза. 

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев