Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 20 тоннадан артык ашлык сатылган

Ашлыкны дүрт машинадан сатканнар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сүзләренә караганда, бу көннәрдә силоска салынырга тиешле кукурузны җыялар, ул 2255 гектар алып тора. «Южанка» сортының уңышы «Мир» җәмгыятендә, мәсәлән, гектарыннан 253 центнер, «Яшь көч» агрофирмасында — 234 центнер.

Тулаем алганда, терлек азыгы хәзерләү чоры башыннан, район буенча шартлы рәвештә алынган бер баш малга 29 центнер терлек берәмлеге әзерләнгән. «Яшь көч» агрофирмасында — 37,6, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 33,2, «Яшел үзән» җәмгыятендә — 30 центнер терлек берәмлеге хәстәрләнгән. 

Шәхси хуҗалыкларда да терлекләр кышын тук булачак, аларны ашлык белән дә, печән белән дә тәэмин иткәннәр. ТР авыл хуҗалыгы продукциясе министрлыгы күрсәтмәсе буенча, пай җирләренең һәр гектарына 800-850 сум акча бүлеп бирелә, аларга авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән ашлык алырга була. 

Моннан тыш, терлек азыгын юнь бәягә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатып алырга мөмкин, анда бодайның бер килограммы 12 сум тора, арпаныкы — 11 сум. Мисалга, үткән шимбәдә «Яшь көч» агрофирмасыннан, Ямалетдинов крестьян-фермер хуҗалыгыннан, шулай ук Газыймов (Хлыстово), Маренкова ИП китергән ашлыкны дүрт машинадан барлыгы 20 тоннадан артык саттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев