Алабуганың авыл хуҗалыгы ярминкәсендә нәрсәләрне һәм нинди бәядән алырга була
Без сәүдә рәтләре буйлап йөреп, Алабуга, Можга, Мамадыш һәм Нократ Аланы фермерларының нинди товар белән килүен белештек.
Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Һәр шимбәдә 10:00 дән 15:00 гә кадәр «Мираж» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда Алабуга, Можга, Мамадыш, Нократ Аланы һәм республиканың башка шәһәрләреннән килгән фермерлар табигый продуктлар тәкъдим итә.
Җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен оештырылган чара, сыйфатлы продукцияне турыдан-туры җитештерүчедән сатып алу мөмкинлеген бәяли торган шәһәр халкы тормышының мөһим өлешенә әверелде.
Тозланган әйберләрдән алып кыргый үләннәргә кадәр
Киштәләрдәге сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән алып ит, сөт продукциясенә, өй консервациясенә һәм хәтта бакча куакларына кадәр күптөрлелек гаҗәпләндерә. Фермер продукциясе аеруча популяр.
Дөм-Дөм авылыннан Гөлнур Сәлимгәрәева ярминкәгә тозланган әйберләр һәм кыргый үләннәр алып килгән, аларны үзе җыя, үзе әзерли. Аның ассортиментында — тозлы һәм киптерелгән гөмбәләр, киптерелгән алма, как һәм кабак согы. «Әлбәттә, мондый ярминкәләр бик кирәк», — ди Гөлнур ханым.
Алабугадан Хәмдия Ильясовна күп еллар якташларына үзе үстергән кош итен һәм өй эшләнмәләрен тәкъдим итә: «Үзебез үрдәк, каз, тавык үстерәбез. Бөтен продукция үзебезнеке. Яхшы сатып алалар, хәтта даими клиентлар да бар, — дип уртаклаша ул. Шалтыраталар, «кайчан чыгасыз?» дип сорыйлар».
Ирина Трошина — даими сатып алучыларның берсе. Бу юлы ул ит һәм яшелчәләр сатып алды. «Ярминкәгә һәрвакыт киләбез, монда һәрвакыт сыйфатлы һәм тәмле продукция. Өйдәгеләргә дә бик ошый, без канәгать», — дип сөйләде ул.
Ярминкәдә яңа, сыйфатлы азык-төлекне үтемле бәядән сатып алырга була. Бәрәңгенең килограммын уртача 30 сумнан, кишер — 40 сум, кәбестәне 25 сумнан саталар. Тозланган кәбестә 100 дән 150 сумга кадәр тора. Гурманнар өчен эксклюзив тәкъдимнәр дә бар: туңдырылган җиләкләр (күк җиләк, зелпе, бөрлегән) — килограммы 500-700 сум, шулай ук мүк җиләге һәм гөлҗимеш тә бар.
Ярминкә 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, шуңа күрә алабугалыларның, җирле фермерларга ярдәм итеп, кыш буе сыйфатлы продуктлар туплау мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев