Алабуганың «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе Түбән Камада кунакта
Быел илебездә Ватанны саклаучылар елы игълан ителде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларыбыз Россия чикләре имин булсын дип көрәшә.
Республикабызда район китапханәләре Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылау һәм бүгенге көн каһарманнарының батырлыгы үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә яңа елның беренче аеннан ук эш башлады.
Алабуганың «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсеннән һәм А. С. Пушкин исемендәге үзәк китапханәсенең Туган як турында әдәбият бүлегеннән бер төркем, 12 гыйнварда, Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә булып кайтты.
Ул көнне республикабызның әдәби берләшмәләреннән чакырылган кунаклар «Иҗади учак җылысы» дип аталган дуслык мәйданына җыелды. Биредә түбәнкамалылар гына түгел, Яр Чаллы, Минзәлә, Мөслим, Чистай һәм Кама Аланы бистәсе иҗатчылары белән дә күрештек. Китапханә хезмәткәрләре барыбызны да җылы каршы алды. Алар герой якташларына багышлап күргәзмә әзерләгән. Экскурсия барышында үзләренең уңышлары белән уртаклаштылар.
Очрашу сый табыны янында әңгәмәдән башланып китте. Яр Чаллыдан каләмдәшләр Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафиннан сәлам җиткереп, аның «йөгерек каләм» теләп калуын белдерде. «Ләйсән» әдәби берләшмәсен җитәкләүче Роза Хәмидуллина сүзен:
— Дулкынланып, сөенеп-шатланып килдек, — дип башлады.
Аларның берләшмәсенә иллеләп кеше йөри икән. Декабрьдә генә Айрат Шәйхетдиновны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иткәннәр. Фәридә Сәхәбиева (үзе җырлый, көйләр дә яза), Зөлфия Хәйруллина, Кәүсәрия Ямалиева, Раушания Гыйләҗева («Ләйсән» гимны авторы), Гөлнар Әхмәтшина, Рәзиф Дәүләт Бикбаулы (үзенчәлекле шигырьләре «Болгар», «Тәртип» радиосыннан еш яңгырый) һәм башкаларның чыгышлары күңелгә ятты.
Күренекле язучы Фоат Садриев, танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангированың туган ягыннан — Мөслимнән килгән яшьләр аеруча игътибарыбызны җәлеп итте.
Махсус хәрби операция урыннарына гуманитар ярдәм белән 25 тапкыр барып кайткан, Рүзәл Минһаҗев оештырган яшьләр төркеме чыгышы җанны тетрәткән мизгелләрдән булды. Уй-фикерләрен, кичерешләрен җырга, шигъри юлларга күчергән егетләрне тыңлаганда, күзләргә яшь килде.
— Андагы хәлләрне күргәч, без күктән җиргә төштек. Егерме беренче гасырда суга тилмергән, ачка интеккән кешеләрне күрермен дип уйламаган идем, — диде төркем җитәкчесе. — Мин тормышның тәмен шундук аңладым.
Җырларында яңгыраганча, авылда чыныккан егетләр, армый-талмый, җиңү өчен үзләреннән өлеш кертә.
— Үз-үзеңне җиңү — иң зур җиңү, — диде Рүзәл «Күрдем бит мин» дип исемләнгән шигырен сөйләгәннән соң. Ул республикабыз иҗатчыларын да изге гамәлләр кылырга өндәде.
Бүген һәркемнең күңел ярасы булган вакыйгалар хәзерге заманның шыксыз якларын ачып сала. Гомерләрен аямыйча хәрби бурычларын үтәүчеләргә теләктәшлек йөзеннән ярдәм күрсәтүче кешеләр дә — зур батырлык үрнәге. Чыгыштан соң, егетләр тагын юлга кузгалды.
Чистайның «Энҗеләр» әдәби берләшмәсеннән Розалия Харисова, Әлфия Сибгатуллина, 66 яшендә шигырь яза башлаган Мәдинә ханым, төбәк тарихын өйрәнүче Альмира ханым (ул «Рәхмәт» мөнәҗәтен сөйләде) чыгышларын кызыксынып тыңладык.
Минзәләнең «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсе (җитәкчесе Наҗия Кучкова — журналистлар Союзы әгъзасы, русча да, татарча да яза) район күләмендә Гәрәй Рәхим исемендәге әдәби премия булдырган. Илзирә Галиуллина, Гөлнара Әхмәтшина, Сәхия Афзалова-Федотова, Гүзәлия Ханнанова, Энҗе Усманова, Алия Биккинина һ.б. иҗатчыларның рухланып яшәүләре турында белдек.
Кама Аланыннан «Чишмәкәй» әдәби берләшмәсе эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Илдус Хәйруллин сөйләде. Ул үзе ике телдә яза. Очрашуга Разил Вәлиев белән бергә эшләгән китапханәче Фәнисә Фәнисовна да килгән иде, ул олы әдип турында якты истәлекләрен уртаклашты. Алсу Рәфыйковна туган як турында шигырьләрен укыды.
Очрашу хуҗалары — «Кама таңнары» берләшмәсенә йөрүчеләр — төрле һөнәр ияләре. Дуслык мәйданына килгән Марс Хафизов, Раушания Габбасова, Рәфыйк Әхмәдиев, 90 яшенә җитеп килүче Фәтхулла ага Абдуллин туган телебезне саклап калырга өндәделәр.
Нурулла абый Гайнуллин:
— Мин бик җитди кеше. Җитди булмаган шигырь укыйм, — дип, «Ис китми әллә ни» дигән шигырен укыды.
Никифор Тукмачев "Кама таңнары«на 1977 елдан бирле йөри икән.
— Ничек язарга да, ничек язмаска да өйрәнәсең берләшмәдә, — диде ул елмаеп.
Фәрит Вәгыйзов — журналист, Аксакаллар Шурасы рәисе. Васил Камалов 45 ел заводта эшләгән. Рузил Фазлыев көн саен өчәр шигырь яза икән. Музейлар эшен җитәкләүче Әлфия Сибгатуллина яңа гына китабын чыгарган. Илзирә Вәлиуллина — берләшмәдә иң активларның берсе. Илдар Гыймадиевның «Иске көзге» шигыре фәлсәфи уйларга этәрде:
... Йөрәк сүнә, ара,
Ә көзгеләр яши бара.
Миләүшә Рәхимова «Бәхетле булсын һәркем» дип теләде (үзе машина йөртә, үзе җырлый).
Төрле һөнәр ияләре булуга карамастан, иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең сәләтләре торган саен арта. Кемдер көй яза, рәсем ясый башлый.
Очрашуда катнашучылар кунакларны кабул иткән китапханә хезмәткәрләренә һәм бер-берсенә җыентыкларын бүләк итте. "Чулман«лылар исеменнән җитәкчебез Тәҗрия Җәләева «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә Көнчыгыш халыкларының канатлы сүзләре, тарихи бәяннары, гыйбрәтләре язылган китап бүләк итеп калдырды.
«Дөньялар гына тизрәк тынычлансын иде. Ир-егетләребез, улларыбыз, туганнарыбыз хәрби хәрәкәт урыннарыннан исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, Җиңү көннәрен күрергә насыйп булсын», — дип өйләргә таралыштык.
Иҗади учак җылысы сүнмәсен. Дуслык мәйданына чакырып гамьле әңгәмә оештыручыларга, аеруча «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Харис кызы Нәбиуллинага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Зөлфия ПРИМАКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев