Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың дүртенче микрорайонында хайваннарны яклаучылар катнашында этләрне ауладылар

Эш хокук саклау органнары белән берлектә башкарылган.

Караучысыз калган этләрне бүген «Ангел бережет» аулау хезмәте тотты. Хезмәт белән җитәкчелек итә һәм шул ук исемдәге хәйрия фондының гамәлгә куючысы булып Эльвира Кутуева тора. Җирле халык сүзләренчә, анда яшәгән берничә эт ярты ел дәвамында агрессия күрсәткән һәм кешеләр өчен куркыныч тудырган.

Этләрне алар өчен куркынычсыз булган ысул — йокы даруы кулланып тоттылар. Бу ысул хайванга зыян китермичә, аны хәрәкәтсез калдырырга мөмкинлек бирә.

Эльвира Кутуева аңлатканча, эш хокук саклау органнары белән берлектә башкарылган. «Чапаев урамы, 51а адресы буенча бер генә эт калды, һәм хуҗалары аны чылбырга утыртырга һәм чыгармаска вәгъдә итте. Элегрәк без монда килергә тырышып караган идек инде, ләкин каравылчылар безне кертмәделәр, этләр территориядән чыкмый дип расладылар. Шуңа күрә бүген без прокуратура белән бергә килдек», — дип сөйләде ул.

Тотылганнан соң барлык этләр приютка закон нигезендә урнаштырылачак. Аларны мәҗбүри 10 көнлек карантин, ветеринария тикшерүе, әгәр ул элек үткәрелмәгән булса, стерилизация һәм чиплау көтә. Тотылган этләрнең икесе, Кутуева сүзләренчә, фонд хисабына стерильләштерелгән булган инде.

Хуҗалары килеп алганчы этләр приютта калачак. «Хуҗалар теләсә кайсы вакытта үз хайваннарын килеп алырга мөмкин, тик рәсми килешү буенча гына», — дип ассызыклады хайваннарны яклаучы.

Эльвира Кутуева шулай ук район халкына этләрен урамда йөртүгә юл куймаска киңәш итте. «Безнең районда котыру очраклары теркәлде, шуңа күрә бу — куркыныч. Кешеләрне дә, этләрне дә кызганыгыз — әйдәгез җаваплырак булыйк», — дип мөрәҗәгать итте ул шәһәр халкына.

Этләрне кабат урамга чыгарып ташламасыннар өчен, фонд өстәмә чаралар куллана: этне алган һәркем белән килешү төзелә, шулай ук яңа хуҗаны фотога төшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев