Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Георгий паркында 32 яңа агач утыртылачак

Алар арасында дүләнә, имән, кәстәнә, юкә агачлары бар.

Алабугада шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү кысаларында эшләр дәвам итә. Георгий паркында бүген яңа агачлар утырталар. Үсентеләр балалар инклюзив мәйданчыгы янында утыртылачак. Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Агач үсентеләре кайтарылган инде. Озакламый монда 32 яңа агач булачак. Алар арасында дүләнә (боярышник), имән, кәстәнә (конский каштан), өрәңге һәм юкә агачлары бар. Язга агачлар алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын чәчәк атып сөендерәчәк һәм парк тагын да ямьлерәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев