Алабуганың ике проекты «Күрше» ишегалды вакыйгалары конкурсында җиңде
15 июльдән сентябрь ахырына кадәр республиканың 45 муниципалитетында халык өчен бушлай чаралар узачак.
Татарстанда «Күрше» ишегалды вакыйгалары халык конкурсына йомгак ясалды. 585 гаризадан 64 проект хупланды, шуларның икесе — Алабуга районыннан.
- «Ишегалды этноуеннары» — «Милли мәдәниятләр үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма
- «Алабуга ишегаллары: татарстанча уйныйбыз!» — Рыбина Марина Николаевна
15 июльдән сентябрь ахырына кадәр республиканың 45 муниципалитетында халык өчен бушлай чаралар узачак.
42 үзмәшгуль һәм 22 оешма — территориаль үзидарәләр, идарәче компанияләр, коммерциячел булмаган оешмалар һәм шәһәрнең инициативалы кешеләре җиңүче булды. Иң популяр темалар: күршелек, мәдәният, гаилә ялы һәм милли традицияләр.
14 июльдә Яр Чаллыда җиңүчеләр өчен семинар узачак. Районнар буенча чараларның тулы исемлеге белән leto2025.tatar сайтында танышырга була.
Конкурс «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды тарафыннан Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. Гомуми приз фонды — 20 млн сум.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев