Алабуганың интернат-йортында бәйрәм
Яңа ел алдыннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тылсымлы чара узды.
«Колос» мәдәният йортының иҗат төркеме биредә яшәүчеләр өчен онытылмаслык бәйрәм әзерләгән. Төп геройлар, әлбәттә, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм тискәре персонаж — Убырлы карчык иде.
Интернат-йорт директоры Камил Шәйхразиев барысын да Яңа ел белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Ул «Благо Дарю» инициатив төркеменә аерым рәхмәт белдерде. Алар учреждениегә актлар залын ремонтлауда һәм яңа музыка җиһазлары сатып алуда ярдәм иткәннәр.
Бәйрәм вакытында артистлар бик күп яхшы җырлар башкардылар, ә биредә яшәүчеләр аларга бик теләп кушылып җырладылар.
«Добрый вечер» ансамбле җитәкчесе Вера Нурумова һәм аның кызы Ксения вокаль дуэты да бәйрәм рухын булдырды.
Александр ОКУНЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев