Алабуганың Инженер-технологик лицее янында яңа парковка барлыкка киләчәк
Парковканы төзекләндерү юл эшләре барган чорда башланачак.
Алабугалылар иртәнге якта балаларын лицейга китерүче ата-аналарга зарланалар. Биредә җыелучы күп санлы автомобильләр якындагы йортларда яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудыра.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, администрация быел лицей янындагы парковка зонасын төзекләндерү турында карар кабул итте.
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Евгений Николаев хәбәр иткәнчә, автомобильләр өчен тукталыш урыны Боз сараеннан алып «Табыш» кибете аралыгындагы участокларның берсендә урнашачак. Шулай ук машина кую урыны лицейның үзәк керү урыны белән тротуар ярдәмендә тоташачак. Парковка 30 машинага исәпләнгән.
Евгений Николаевич сүзләренчә, парковканы юл эшләре башлангач төзекләндерәчәкләр. Проектны гамәлгә ашыруга муниципаль юл фондыннан 4,5 миллион сумга якын акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бу — лицей укучыларының ата-аналары һәм учреждение хезмәткәрләре өчен шартларны сизелерлек яхшыртачак, шулай ук җәяүлеләр хәрәкәте куркынычсызлыгын арттырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев