Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Йолдызлык» балалар бакчасы беренче юбилеен билгеләп үтте

«Йолдызлык» балалар бакчасына 5 яшь тулды. Шушы кыска вакыт эчендә аларның уңышлары һәм казанышлары шактый җыелган.

Шундый матур, космик исемле мәктәпкәчә учреждение үзен күрсәтергә дә өлгергән. "Йолдызлык«ның соңгы зур уңышларының һәм җиңүләренең берсе — Россиянең иң яхшы 500 бакчасы исемлегенә керүе.

Бакчаның беренче юбилеена дәрәҗәле кунакларның килүе гаҗәп түгел. Бәйрәм белән котларга Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, «Август-Алабуга» генераль директоры Владимир Алин, АМР мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алена Балобанова килгән иде. Соңгы ике елда бакчаны яшь һәм бик перспективалы мөдир Элла Алина җитәкли. Аладуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев аңа мактау грамотасы тапшырган вакытта, Элла Алинаның үз эшен яратучы һәм бик җаваплы җитәкче булуын билгеләп үтте.

‒ Биш ел элек Рөстәм Мидхәтович безнең бакча ачылган көнне кызыл тасманы үзе кискән иде. Шул вакыт эчендә без аның ярдәме белән «Иң яхшы балалар бакчасы» статусына ирештек. Беренче 5 ел эчендә ирешкән уңышларыбыз — шәһәребезнең, мәгариф идарәсенең, иганәче дусларыбызның һәм бөтен педагогик коллективыбызның уртак уңышлары, — дип уртаклашты 40нчы балалар бакчасы мөдире Элла Алина. Сүз уңаеннан, балалар бакчасы РФ Президенты Владимир Путинның «Демография» проекты кысаларында төзелгән.

‒ Мин монда еш киләм. Бу урын минем өчен икенче йорт кебек. Мин бу балалар бакчасы өметләре белән яшәдем һәм яшим. Биредә иң мөһиме — үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкаручы педагогик коллектив. Балалар бакчага бик зур теләк белән йөрүен күреп шатланам. Бу бик шәп! — диде юбилярга «акыллы» телевизор бүләк иткән Владимир Алин.

Әлеге балалар бакчасында 57 хезмәткәр эшли, шуларның 25е — педагог, 250гә якын бала тәрбияләнә. «Йолдызлык» балалар бакчасы заман белән бергә атлый. Әлеге заманча мәктәпкәчә учреждениедә берничә телне өйрәнү, спорт белән, аерым алганда футбол һәм шахмат белән шөгыльләнү, биоинженерия һәм робот техникасы, ком терапиясе һәм хореография кебек күп кенә проектларны гамәлгә кертү өчен барлык шартлар да тудырылган. Быел 40нчы балалар бакчасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын отты. Бу грант чит телләрне өйрәнү өчен өстәмә җиһазлар сатып алырга мөмкинлек бирә. Ә «Алабуга-Арт» конкурсында откан грант акчаларына биредә сабыйларның иммунитетын ныгыту өчен тоз бүлмәсе ачылган.

‒ «Алабуга-Арт» иҗат конкурсында откан грант акчасына тоз бүлмәсе ачтык. Бакчада кечкенәләр төркемнәре күп булуын һәм адаптация вакытында балаларның еш авыруын исәпкә алсак, тоз бүлмәсенә ихтыяҗ бар иде. Ул октябрьдә ачылды. Безнең аның белән бик канәгать. Балалар анда 10 көн дәвамында 30 минут йөриләр. Бүлмәдә стеналар һәм идәннәр тоздан ясалган. Йодлы калий салынган махсус аппарат тора. Ул җылытканда парга әйләнә. Шуңа күрә балалар тозлы һава белән генә түгел, океан һавасы белән дә сулый. Бу вакытта без аларга мультфильмнар күрсәтәбез. Шулай итеп, алар сәламәтләнә. Сентябрьдән йөрүчеләр әле бер тапкыр да авырмадылар, — дип уртаклашты 40нчы бакчаның өлкән тәрбиячесе Валентина Кипрова.

‒ Бездә «Робототехника» түгәрәге эшләп килә. Монда алар «акыллы теплица» җыеп, компьютерга тоташтырдылар. Хәзер су, яктылык бирү датчикларының ничек эшләвен күзәтәләр. Монда барысы да автоматлаштырылган. Безгә язны, кояшны көтәргә кирәкми, балаларның сизгер күзәтүе астында көзге-кышкы чорда да уңыш җыя алабыз. Проект 2 елга исәпләнгән, — дип сөйләде беренче квалификация категорияле тәрбияче Ольга Шәехова. Ул экология юнәлеше белән 10 елдан артык шөгыльләнә.

Болардан тыш, «Йолдызлык» базасында профессиональ футбол белән шөгыльләнү өчен беренче мәйданчык төзелгән. Балалар бакчасы базасында республиканың башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының квалификациясен күтәрү өчен стажировка мәйданчыгы да ачылган. Кунаклары билгеләп үткәнчә, «бу бакчаның горурлану өчен сәбәпләр күп». Хәзер бары тик алга таба үсүне дәвам итәргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев