Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың иске татар зиратында өмә узды

Мәхәллә кешеләре көче белән җәй буена берничә урында җыелган чүп-чар чыгарылды.

Алабуганың иске татар зиратында өмә узды. Шимбә иртәсендә битараф булмаган мөселманнар изге эштә катнашу өчен зиратка килделәр.

Мәхәллә кешеләре көче белән җәй буена берничә урында җыелган чүп-чар чыгарылды һәм Америка өрәңгесенең үсентеләре киселде, дип хәбәр итә мөхтәсибәтнең матбугат хезмәте.

Җәмигъ мәчете җыелган чүп-чарны чыгару өчен транспорт белән тәэмин иткән башкарма комитетның төзекләндерү бүлеге һәм хәйриячеләргә рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев