Алабуганың ит-консерв комбинаты хезмәткәрләре Татарстан Республикасының югары бүләкләренә лаек булдылар
Комбинат эшенә керткән өлешләре өчен хезмәткәрләргә бүләкләрне район башлыгы урынбасары Александр Косов тапшырды.

Атналык планерка кысаларында Алабуга администрациясендә «Алабуга ит-консерв комбинаты» хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен район башлыгы урынбасары Александр Косов тапшырды.
Шәһәрнең әйдәп баручы азык-төлек предприятиесенең берьюлы өч белгече югары бүләккә лаек булды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм азык-төлек сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен казылык цехы мастеры Лиция Мотовилина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде:
- Миләүшә Газизуллина, консерв цехының 4 разрядлы консервларны стерильләштерү аппаратчысы;
- Василий Уткин, компрессор җайланмаларының 4 разрядлы аммиак-суыткыч җайланмалары машинисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев