Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Казан урамында яңа фонарьлар куялар

Тиздән Казан урамын 54 яңа фонарь яктыртып торачак.

Аларны Гассар урамыннан «Рамада» кунакханәсенә кадәрге участокта урнаштыралар. 

— Узган атна башында без җир эшләрен башладык, җыйнак һәм куркынычсыз булсын өчен барлык кабельләрне җир астына урнаштырдык. Хәзер яктырткычларны куя башладык, — ди «Барс» компаниясе прорабы Илнар Хуҗеев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык фонарьлар шәһәрнең тарихи өлешенә туры килерлек стильдә башкарылган.

Узган ел шундый ук яктырткычлар бу урамның Ленин мәйданыннан бераз түбәнрәк урынында куелган иде инде. Былтыргы һәм быелгы эшләр җирле бюджет акчалары хисабына алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев