Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Кеше приюты»нда декабрьдә 6 меңгә якын кешене кайнар ризык белән тәэмин иткәннәр

Бу ярдәм акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала.

Алабуганың «Кеше приюты» нда декабрьдә 5890 кешене кайнар аш белән тәэмин иткәннәр. Бу турыда оештыручылар социаль челтәрләрдә хәбәр итә. 

Алабугада «Кеше приюты» павильоны 2022 елның апрелендә барлыкка килде. Әлеге проект кысаларында «Алабуга» хәйрия фонды, шәһәр-районның актив яшьләре, эшмәкәрләр мохтаҗ, йортсыз, катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итә.

Бу ярдәм акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Мөмкинлеге булганнар мәчеткә ашамлыклар алып килеп тә бу игелекле эшкә үз өлешен кертә ала. Иң мөһиме — теләк, ният булсын.

Павильоннар 3 урында: 6нчы микрорайонда (элекке сөт кухнясы, Нефтьчеләр урамы, 16Б), 4 нче микрорайонда (Мәрҗани урамы, 28А), Горький урамы, 107 адресы буенча урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, республикада «Приют человека» проектын 2018 елда Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге башлап җибәрде.

Фотолар «Приют человека» сәхифәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев