Алабуганың «Кеше приюты»нда гыйнварда 5 меңнән артык кешене кайнар ризык белән тәэмин иткәннәр
Бу ярдәм акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала.

Алабуганың «Кеше приюты» нда гыйнварда 5729 кешене кайнар аш белән тәэмин иткәннәр. Бу турыда оештыручылар социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
Алабугада «Кеше приюты» павильоны 2022 елның апрелендә барлыкка килде. Әлеге проект кысаларында «Алабуга» хәйрия фонды, шәһәр-районның актив яшьләре, эшмәкәрләр мохтаҗ, йортсыз, катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итә.
Бу ярдәм акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Мөмкинлеге булганнар мәчеткә ашамлыклар алып килеп тә бу игелекле эшкә үз өлешен кертә ала. Иң мөһиме — теләк, ният булсын.
Павильоннар 3 урында: 6нчы микрорайонда (элекке сөт кухнясы янында, Нефтьчеләр урамы, 16Б), 4 нче микрорайонда (Мәрҗани урамы, 28А), Горький урамы, 107 адресы буенча урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, республикада «Кеше приюты» проектын 2018 елда Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге башлап җибәрде.
Фотолар «Приют человека» сәхифәсеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев