Алабуганың Меңьеллык мәйданында яңа фонарьлар куялар
Анда алты терәк һәм сигез яктырткыч куела.
Биредә парковка территориясен һәм күршедә урнашкан күзәтү мәйданчыгын яктырту планлаштырыла. Моңа кадәр булган яктырткычлар үз урыннарында кала. Биредә алабугалылар һәм шәһәр кунаклары Каманың һәм шәһәрнең аскы өлешенең күренешләре белән соклана алачак.
АМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, хәзер анда алты терәк һәм сигез яктырткыч куела. Өстәвенә, барлык чыгымнар җирле бюджет акчаларыннан капланачак — бу миллион ярым сум тирәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев