Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Мобиль поликлиника»сы 2025 елда 1,5 мең пациентка ярдәм күрсәткән

Комплекс ике этапта — яз һәм көз айларында эшләде, районның күп кенә торак пунктларында булды.

«Мобиль поликлиника» күчмә медицина комплексы Алабуга районында 2025 елдагы эшкә йомгак ясады. Проект ерак авылларда яшәүчеләргә, үз торак пунктларыннан читкә чыкмыйча гына, медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.

Комплекс ике этапта — яз һәм көз айларында эшләде, районның күп кенә торак пунктларында булды. Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев хәбәр иткәнчә, эшләү дәверендә табибларга 1591 пациент мөрәҗәгать иткән. 10 төрле белгечлек буенча 3225 табиб кабул итүе теркәлгән.

Авыруларны иртә ачыклау буенча скрининг үткәрү — эшнең иң мөһим нәтиҗәсе. Мобиль поликлиника табиблары моңа кадәр авырулары турында белмәгән 110 кешенең сәламәтлегендә проблемалар тапкан. Бу аларга дәвалауны иртә стадияләрдә вакытында башларга мөмкинлек бирә.

«Мобиль поликлиника» халыкка медицина ярдәмен якынайту формасы буларак үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады һәм үз эшен дәвам итәчәк. Проект районда яшәүчеләрнең сәламәтлек саклаудан һәркем файдалана алуын арттыру буенча системалы эшнең бер өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев