Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Нефтьчеләр проспектында 5 яңа эскәмия һәм 11 чүп савыты урнаштырылды

Барлык эшләнмәләр дә полимер комлы катнашмадан эшләнгән.

Халыкның мөрәҗәгатенә җавап итеп Нефтьчеләр проспектында 5 яңа эскәмия һәм 11 чүп савыты урнаштырылды.

Барлык эшләнмәләр дә полимер комлы катнашмадан эшләнгән, ул нык һәм чыдам булуы белән аерылып тора.

Әмма конструкцияләрнең зур авырлыгына карамастан (бер эскәмия − 100 килограммнан артык, урна − 60 килограммга якын), бу җинаятьчеләрне туктатмаган − урналарның берсе инде юкка чыккан. Урлау турындагы мәгълүмат полициягә тапшырылган.

Шәһәр халкы яңа төзекләндерү объектлары үз урыннарында калыр һәм халыкка озак вакыт хезмәт итәчәк, дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев