Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Нефтьчеләр проспектында түләүле парковка эшли

Биредә автомобильне бер сәгатькә калдырып тору бәясе — 30 сум.

Шәһәрнең Нефтьчеләр проспектында «Лагуна» сәүдә үзәге янында үткән шимбәдән машина куеп була, бу урын түләүле. 

Иртән үк махсус техника бу тирәне кардан чистарткан, керү һәм чыгу юлында шлагбаумнар урнашкан.

Биредә автомобильне бер сәгатькә калдырып тору бәясе — 30 сум. Акчалата да, терминал аша да түләп була. 1, 2, 3нче группа инвалидларга һәм аларны озатып йөрүче затларга машина урыны бушлай. 

Бу урын муниципаль булып исәпләнә. Әлеге машина кую урынына якын булган сәүдә нокталарының хуҗалары аны төзекләндерүне кайгыртмады, югыйсә, машина куючыларның күбесе аларның клиентлары иде.
Әлегә бу парковкада машиналар күп түгел, шулай да аның өстенлеген күрүчеләр бар.

− Эш буенча бирегә еш киләм, янәшәдә ашап-алганчы, машинаны куеп торгалыйм. Бу урынны җайлауларына шатмын. Гадәттә, машиналар күп була иде, проспектка чыгуы авыр, бүген исә машинаны тынычлап калдырдым, эшем буенча йөреп килдем, 30 сум әлләни түгел, аның каравы, тирә-як чистартылган, — ди Павел Ларионов. 

Язгы-җәйге чорда машина кую урынын тиешенчә тоту өчен, биредә билгеләр ясап, чәчәк түтәлләре булдырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев