Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Шишкин буаларында 20дән артык видеокүзәтү камерасы тәртип саклый

Шишкин буаларының бөтен территориясендә даими видеокүзәтү алып барыла.

Безнең шәһәрнең тыныч һәм матур почмагы — Шишкин буалары — тышкы кыяфәткә генә түгел, шәһәр халкының иминлегенә дә куркыныч тудыра торган проблема белән очрашты.

Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә экстремаль йөрергә яратучыларның питбайкларда текә тау битләреннән төшүләре турындагы мәсьәлә күтәрелде. Мотоциклларның тәгәрмәчләре туфракның уңдырышлы катламын актарып ата, газон үләнен юкка чыгара һәм үзләреннән соң тирән, ямьсез эзләр калдыра. Әмма бу проблеманың бер ягы гына. Мондый «чабышлар» йөртүчеләрнең үзләре өчен дә, ял итүчеләр: балалы ата-аналар, пенсионерлар өчен дә реаль куркыныч тудыра. Питбайкларлар шактый зур тизлек белән йөрергә сәләтле, ә тау битләрендә техника белән идарәне югалтуы да җиңел.

Исегезгә төшерәбез, Шишкин буаларының бөтен территориясендә даими видеокүзәтү алып барыла. 20дән артык видеокүзәтү камерасы тәүлек буе буалардагы хәлләрне яздырып тора. Димәк, хокук бозучыларның кем булуын ачыклавы да кыен булмаячак. Кагыйдәне санга сукмаучыларны җаваплылыкка тарту өчен материаллар хокук саклау органнарына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев