Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың социаль учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр

Тикшерү барышында 60тан артык җитешсезлек ачыкланган.

Алабуга шәһәре прокуратурасы Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү эшчәнлеге бүлеге белгечләре белән берлектә социаль инфраструктура объектларында, шул исәптән кешеләр һәм өлкәннәр даими рәвештә яшәгән урыннарда янгын куркынычсызлыгын тикшерде.

Тикшерү барышында 60тан артык хокук бозу ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасы сигез оешма һәм учреждение җитәкчесенә янгын куркынычсызлыгы турындагы закон таләпләрен бозуны бетерү турында күрсәтмә бирде.

Хәзерге вакытта прокурор җаваплылыгы чараларын карау нәтиҗәләре буенча социаль инфраструктураның өч объектында тәртип бозулар бетерелгән, гаепле вазифаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган. 

Алтысы карау стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев