Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың тарихи өлешендә автобус маршруты үзгәрәчәк

Элек Ленин мәйданында тукталыш аша узган автобус маршрутының бер өлеше Мәскәү урамына күчерелгән.

Ленин мәйданы янындагы юлда йөрүче машиналар саны елдан-ел арта. Бер-берсенә каршы баручы машиналар йөртүчеләр өчен дә, юл аркылы чыгучы җәяүлеләр өчен дә куркыныч була бара: монда берничә тапкыр авария дә килеп чыккан инде.

Шуңа күрә элек Ленин мәйданында тукталыш аша узган автобус маршрутының бер өлеше Мәскәү урамына күчерелгән. Анда уңайлы тукталыш павильоны урнаштырылган — ул элеккесеннән якынча 150 метр ераклыкта куелган. Бу хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип аңлаталар шәһәр администрациясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев