Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Тукай скверын яңарта башладылар

Тукай һәйкәле тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылып торачак.

Алабугада Габдулла Тукай исемендәге скверны реконструкцияләү башланды. Ремонт эшләре шагыйрьнең тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Территориядә өслекне яңартып, яңа яктырту урнаштырачаклар һәм амфитеатр ясалачак. Тукай һәйкәле тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылып торачак.

Шулай ук скверда тематик бизәлеш булдыру планлаштырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева кушуы буенча, хәзер кече архитектура формаларын урнаштыру мөмкинлеге карала. Бу — Тукай әкиятләрендәге Су анасы һәм Шүрәле персонажлары булыр дип көтелә. Әлеге үзгәрешләр скверны балалы гаиләләр өчен тагын да уникаль һәм кызыклырак итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев