Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың үзәк чыршысы республика конкурсында 2нче урынны алды

1 урынны Бөгелмә муниципаль районы алды, ә 3 урынны Нурлат һәм Баулы районнары бүлеште.

Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Алабуга районы лидерлар өчлегенә керде.

Конкурс комиссиясе тарафыннан төрле номинацияләрдә муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында конкурсның 14 җиңүчесе, 34 призеры һәм республика конкурсының 4 махсус җиңүчесе билгеләнде.

Алабуга районына «Административ үзәкләре республика әһәмиятендәге шәһәрләр булган муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысының иң яхшы бизәлеше һәм Яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә 2 урын бирелде.

1 урынны Бөгелмә муниципаль районы алды, ә 3 урынны Нурлат һәм Баулы районнары бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев