Алабуганың үзәк чыршысында Фирдүс Тямаев чыгыш ясады
Бәйрәмдә шулай ук муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Алабугалылар Яңа ел алды төнен «Гуляй» паркында үткән бәйрәмдә каршы алды. Биредә матур утлар арасында урнашкан төп сәхнәдә шәһәр мәдәният сарае, «Йолдызлык» үзәге һәм «Новое поколение» талантлар студиясе коллективлары чыгыш ясады.
Яңа ел программасы кысаларында «Мой питомец — Суперзвезда» муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Беренче урынны Муся исемле песие белән Камилла Бикмөхәммәтова алды, икенче урында Серафим исемле песи белән Татьяна Карманова, өченчедә — Лада Кабанованың Тильда һәм Рози исемле этләре.
Шәһәр учреждениеләрен һәм предприятиеләрен иң яхшы бизәүгә муниципаль конкурста җиңүчеләрне акчалата сертификатлар белән билгеләделәр. Белем бирү учреждениеләре арасында бүләкләнүчеләр өчлегенә инженер-технологик лицей (10 000 сумлык сертификат), мәдәният көллияте, 2 нче гимназия керде.
Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештыручы оешмалар арасында «Цветочки» чәчәкләр һәм шарлар студиясе, «Дивный сад» кафесы, «Париж» чәчәкләр салоны бүләкләнде.
Предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен бүләк «Алабугагаз» предприятиесенә бирелде.
Шәхси торак йортның иң яхшы Яңа ел бизәлеше номинациясендә 7 000 сумлык сертификат белән Олы Тарловка авылында яшәүче Ирина Хәбибуллина бүләкләнде.
— Без ирем белән кечкенә кызыбыз өчен әкият иҗат итәсебез килде, ул могҗизаларга ышансын, Яңа ел бәйрәме атмосферасында яшәсен дип тырыштык. Бизәүгә 100 метр чамасы гирлянда китте. Чыршы һәм нарат ботакларын сындырмадык — йорт янындагыларын алдык. Үз йортыбызда дүрт ел яшибез, җәй-кыш үз территориябезне үзенчәлекле итеп бизәргә, үз кулларыбыз белән хыял йортын ясарга тырышабыз, — дип сөйләде Ирина Хәбибуллина.
Программаны Алабуга артистлары дәвам итте. Кыш Бабай һәм Кар Кызының сәхнә янына снегоходта килүләре һәркемнең күңеленә бәйрәм шатлыгы өстәде.
Бәйрәм алдыннан алабугалыларны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Хөрмәтле кунаклар арасында котлау сүзләре белән «Эссен Продакшн АГ» генераль директоры Леонид Барышев, «Август-Алабуга» генераль директоры Владимир Алин, «Прикамнефть» НГДУ идарәсе башлыгы Игорь Михайлов чыгыш ясады.
Волонтерларны, үзешчән сәнгать коллективлары җитәкчеләрен һәм белгечләрне шәһәр тормышында актив катнашулары өчен АМР башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концерт программасы алабугалылар өчен зур бүләк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев