Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Үзәк китапханәсендә «Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай» китабы белән танышырга була

Китап альбом рәвешендә.

Шигъриятебез күгендә иң зур һәм балкып янган йолдызлар берсе булган Габдулла Тукай туган көне алдыннан А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китап укучыларга «Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай. Габдулла Тукай в творчестве Баки Урманче» дип аталган альбом-китабын тәкъдим итә. Бу хакта китапханәче Раушания Вәлиева хәбәр итә.

Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай... Мәдәниятебез өчен иң кадерле исемнәр. Аларның рухи һәм эстетик идеалларын нәрсә берләштерә? Әлбәттә, Ватанга һәм милләткә ихлас мәхәббәт, самими хезмәт. Тукай үзебездә зур милли рәссамнар булачагына өметләнә, Урманче исә бу өметнең үз шәхесендә гәүдәләнү бәхетенә ирешә һәм, иҗатында Тукай мотивларына мөкиббән китеп, аның әсәрләрен гомере буе рәсемнәре белән бизи. Бакый Урманче үз иҗатында бигрәк тә Тукай әсәрләрен үзәк урынга куя. Рәссам сүзләренә караганда: «Тукай рәссамнар өчен үзе бер чишмә. Тукайның һәрбер әсәре, минемчә, бик күп еллар агып, безгә шундый татлы чишмә суы биреп торыр. Бездән соң әллә ничә Урманче да чыгар, әллә ничә бүтән затлар да. Ләкин һәммәсе, Тукайга мөрәҗәгать итеп, шул Тукайны ясый бирерләр...», «...Тукай иҗаты минем эшчәнлегем өчен әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Бөтен иҗатым бөек шагыйрь темаларына багышланды, дисәм дә ялгышмам...», «...Тукайның һәр әсәрендәге образларны, вакыйгаларны тасвирлау җиңел. Иң мөһиме — аның бөтен иҗаты халыкчан, татар тормышыннан алынган. Аның кайсы гына әсәрен кайта-кайта кабат алып укыма, үзең өчен яңалык табасың, яңа хисләр, яңа тойгылар, уй-фикерләр белән байыйсың. Тукай халкыбыз белән бер уй, бер өмет, бер хыялда яшәгән, иҗат иткән, шуңа да иҗаты мәңгелек!»

Бакый Урманче озын гомеренең 70 ләп елын «Шүрәле»не тәрсим кылуга багышлый. Соңгы көннәр эскизларында да бу мифик затның йөзе ачылмый калган рәсемнәре бар. Күрәсең, һаман эзләнгән рәссам. 1923 елда «Шүрәле» китабы беренче тапкыр басыла. Аннан 60 ел үткәч, икенче китабын әзерли Бакый Урманче, әмма ул чыкмый кала. Аның 150 дән артык графика һәм скульптура Шүрәлесе Кырлайда, Казанда саклана.

Бакый Урманче шагыйрьнең гипс, бетон, бронзобетон, бронзадан унлап портретын ясый. Тукай замандашларының скульптур портретларыннан торган тулы бер серияне иҗат итә. Сәнгать белгечләре аның эшләрен бик югары бәяли. Берничәсе әлеге китапка дә кертелгән. Шулай ук әлеге китапка Г. Тукайның «Су анасы», «Мияубикә», «Кәҗә белән сарык» әкиятләре, «Сак-Сок бәете», бик күп кенә шигырьләре дә кергән.

Альбом рәвешендәге китап Бакый ага Урманченың Габдулла Тукайга рухи һәм гамәли мөнәсәбәтен чагылдыру юлында җитди адым буып тора.
Укучыларны «Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай» дип аталган китап белән якыннан танышырга китапханәгә чакырып калабыз.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев