Алабуганың Үзәк китапханәсендә язучы Лира Ибраһимова белән очрашу узды
Очрашуга «Чулман» әдәби берләшмәсе вәкилләре, КФУның Алабуга институты шәкертләре һәм башка әдәбият сөюче якташларыбыз килгән иде.
Алабуганың Үзәк китапханәсендә җирле язучы, прозаик Лира Ибраһимова белән очрашу узды.
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Алабуга язучысы Лира Кадим кызы Ибраһимова белән очрашуга «Чулман» әдәби берләшмәсе вәкилләре, КФУның Алабуга институты шәкертләре һәм башка әдәбият сөюче якташларыбыз килгән иде.
Язучы белән очрашу — үзебез яратып укыган әсәрләрнең авторы белән шәхсән танышу, кызыксындырган сорауларга җавап алу өчен уникаль мөмкинлек. Китапханәгә килүчеләр бу матур кичәдә үзләре өчен күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар да алып китте.
Чараны алып баручы китапханәче Гүзәл Фатыйхова, чараны башлап, килгән кунакларга сәламләү сүзләрен җиткерде, китапханә залында җирле язучыларыбыз китапларыннан торган күргәзмә белән таныштырды һәм Лира ханым белән әңгәмә корып җибәрде. Сүз балачак хатирәләре, туган як турында истәлекләрдән башланды. Тумышы белән Башкортостанның Балтач районы Нөркә авылыннан булган Лира ханым авылларына нигез салучыларның да зыялы кешеләр булуын, заманында анда икешәр мәчет, мәдрәсәләр булганын әйтә. Әдибә үзе дә иҗади гаиләдә тәрбияләнеп үскән, әти-әнисе республикаларында танылган кешеләр — Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре була. 18 яше тулгач ул, тәвәкәлләп, Казанга юл тота, анда мәдәният институтының режиссерлык факультетын тәмамлый. Лира ханым үзе әйтүенчә, ерак башкорт авылыннан Казанга килү аның өчен зур вакыйга була. Студент чакларын Лира Кадим кызы зур җылылык белән искә ала.
— Шулхәтле кызык укый идек без, үзара бик дус, тату булдык. Ул вакытларда Казанда тәүлекнең караңгы вакытында берүзең йөрү куркынычрак иде, институттан 25 кеше бергә җыелып, җырлый-җырлый кайта торган идек, — дип уртаклаша Лира Ибраһимова.
Очрашуга килгән студентларга мөрәҗәгать итеп, Лира ханым югары белем алуның бик мөһим һәм әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
— Күп укырга, күп кызыксынырга кирәк. Дөньяның палитрасы шундый киң, ул белемнең очы-кырые юк, — ди Лира ханым.
Башкортостанда туып үсеп, рус мәктәбендә белем алса да, Лира ханымның татар теленә һәм әдәбиятына хөрмәте һәм мәхәббәте чиксез.
— Татарстан радиосы алып баручысы Камал апа Саттарованы тыңларга бик ярата идем, ул шулкадәр матур итеп татарча сөйли иде, татар теленә мәхәббәтем дә шуннандыр, — ди ул.
Үзе әйтүенчә, китапларны йотлыгып укыса да, киләчәктә тормышын нәкъ менә әдәбият белән бәйләве турында уйламаган.
— Язучы булырмын дип уйламадым да. 27 яшьләрдә генә яза башладым, — ди ул.
Иҗат эшенә керешкәч тә, әсәрләре ун еллап туплана һәм, ниһаять, 2006 елда Чаллы шәһәрендә аның «Мирас итеп йолдыз калдырам» дигән беренче китабы дөнья күрә.
2009 елда Башкортостанда уздырылган үзешчән театрлар бәйгесендә аның «Хикмәтле хикмәтләре» пьесасы буенча куелган спектакле уңыш казана.
2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Җимчәчәк» исеме астында романтик хикәяләр җыентыгы чыга.
2017 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Сукырлар йорты» дип аталган өченче китабы нәшер ителә.
Бүгенге көндә Лира Ибраһимова — әдәбиятта үз урынын тапкан шәхес, хикәя, бәян һәм пьесалары белән укучыларның мәхәббәтен казанган язучы. Татарстанда ул әсәрләре иң күп укыла торган 10 язучы рәтенә керә.
Лира Кадим кызы үз әсәрләрендә кечкенә вакыйгалардан, очраклы очрашулардан зур язмышлар тудыра, олы мәгънәләр чыгарырга омтыла.
«Чулман» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия ханым Җәләева билгеләп үткәнчә, Лира Ибраһим иҗаты беркемне дә битараф калдыра алмый.
— Аның психологик характердагы әсәрләре кешенең җанын дәваларга сәләтле. Андый әсәрләрне укыгач, кеше бер башка үсә, — ди ул. — Лира ханымның тәвәккәллеге, авырлыклар алдында куркып калмыйча, тормыш кыенлыкларын «ерып» баруы зур хөрмәткә лаек, — дип дәвам итте ул сүзен.
Әлбәттә, иҗат кешесе өчен гаиләсенең хуплавы һәм ярдәме дә бәһасез. Лира Кадим кызы тормыш иптәшенә һәм балаларына, бөтен гаиләсенә аның эшенә аңлап караулары өчен бик рәхмәтле булуын әйтте.
— Әсәрләрем тулаем эшкәртелеп беткәнче, аңа беркем дә кагылмый. Мин үз эшемә бик таләпчән, повесть кадәр итеп язылган әсәрләрем дә кайчак эшкәртү үткәннән соң кечкенә генә хикәягә кала. Мин һәрвакыт сүзләрнең гармоникасын эзлим, минемчә, китапны укыганнан соң, кеше күңеленә рәхәтлек алырга тиеш, бу бик мөһим, — ди ул.
Алабуга китапханәсендә узган очрашуга килүчеләр өчен Лира ханым бер хикәясеннән өзекне укыды. Шул кечкенә генә өзек тә һәркемне кызыксындырып, серле һәм мавыктыргыч әдәбият дөньясына алып кереп китте.
Аннан соң студентлар, берсен берсе уздырып, Лира ханымга үз сорауларын бирә башлады. Һәммәсенә әдибә җентекләп җавап бирде, иң кызыксынучан шәкертләргә «Җимчәчәк» җыентыгын истәлек бүләге итеп тапшырды. Шулай итеп, чарага килгән һәркем аннан күңелгә рәхәтлек, җанга ризык алып китте.
Янәшәбездә генә шундый талантлы, яшь иҗатчыларыбызны да үз артыннан ияртердәй язучылар яшәп иҗат иткәндә, һичшиксез, әдәбиятыбыз да яңадан яңа әсәрләр белән баеп торыр, дип ышанып әйтергә була.
Чара азагында алып баручы Гүзәл Фатыйхова чараның мәртәбәле кунагына җылы әңгәмә өчен рәхмәт белдерде, алга таба да иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләде һәм китапханәдән бүләк итеп «Театр серле дөнья» китабын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев