Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың үзәк хастаханәсендә йөкле хатын-кызлар көне

Алабугада бәби көтүче хатын-кызларга бүләк тапшырдылар.

Алабуга үзәк район хастаханәсендә йөкле хатын-кызлар көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә сабый көтүче Алабуга хатын-кызлары катнашты.

— Бу көнне без булачак әниләргә соклануыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Балалары туганчы ук, алар сабыйлары турында кайгыртып торалар. Сезнең бу кайгыртучанлыгыгыз, мәхәббәтегез һәм сабырлыгыгыз балагызның бәхетле киләчәге өчен нигез булып тора, — дип сәламләде булачак әниләрне район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров.

Булачак әниләргә бүләккә сабыйлар өчен кирәк-яраклар тапшырдылар һәм аналарга ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Тамашачыларны матур концерт номерлары белән сөендерделәр.

Йөкле хатын-кызлар көне кысаларында үзәк район хастаханәсендә гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм абортларны профилактикалауга багышланган киңәшмә узды.

— Көчәя барган демографик кризис шартларында туучылар санын арттыру буенча ашыгыч һәм нәтиҗәле чаралар күрергә кирәк. Ана булуның һәм йөкле хатын-кыз статусын күтәрү, моңа уңай мөнәсәбәтне популярлаштыру өчен йөкле хатын-кызлар көнен уздыру инициативасы туды. Мондый бәйрәмнәр җәмгыятьтә ана һәм балага карата сакчыл мөнәсәбәт, һәр йөкле хатын-кыз турында кайгырту формалаштыруга ярдәм итә, — дип билгеләп үтте Рамил Сәфәров үзенең чыгышында.

Рамил Рәфхәт улы хәбәр иткәнчә, 2023 елда Алабуга районында 725 бала туган. 2024 елның 9 аенда 551 сабый дөньяга килгән. Бала табучы хатын-кызлар арасында бер балигъ булмаган әни дә бар.

Үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә психолог эшли. Абортка кадәрге консультация һәм йөклелек чорында хатын-кызларны озата бару буенча эш алып барыла. 2024 елның 9 аенда психологка 573 булачак әни мөрәҗәгать иткән, алар арасында 70 хатын-кыз абортка юллама белән килгән. Кризис ситуацияләре белән эшләгәннән соң 38 сабый саклап калынган.

«Умиление» гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге«нең әйдәп баручы психологы Аида Фиогбе Татарстанда йөкле хатын-кызларга ярдәм чаралары турында сөйләде. Әйтик, Казанда 2017 елдан авыр тормыш хәлендә булган йөкле һәм сабыйлары булган аналар өчен «Колыбель» социаль йорты эшли. Монда хатын-кызларга комплекслы ярдәм күрсәтелә: яшәү һәм туклану, психологик, юридик, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә, гаилә бюджетын алып бару, йорт хуҗалыгы һәм балалар карау күнекмәләренә өйрәтәләр, шулай ук белгечлеге булмаган хатын-кызлар өчен һөнәр алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, үзәктә алабугалылар гаризалары буенча карават, коляска, памперслар, азык-төлек сатып алуда ярдәм итә алалар.

Киңәшмәдә шулай ук дин вәкилләре докладлар белән чыгыш ясады. Православие рухание Илья Кривов балага узганнан бирле кеше тормышының кагылгысызлыгы темасын күтәрде. Исламда гаилә кыйммәтләре турында Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сөйләде.

Октябрьнең беренче ике атнасында йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чаралар Татарстанның һәр районында уздырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев