Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Тугаров урамында быел яңа блок-модульле котельный төзелә башлаячак

Казанны алыштыру бәясе — 46 миллион сум.

Инде мәйданчык әзерләнгән — фундамент салынган, подрядчылар төзелеш-монтаж эшләренә кереште. Казанны алыштыру бәясе — 46 миллион сум.

Яңа объект эшләтеп җибәрергә әзер булганчы, шәһәрнең аскы өлешен җылылык белән иске казан тәэмин итәчәк. Сүз уңаеннан, моннан 31 күпфатирлы йорт, балалар бакчасы, мәктәп, Алабуга Суворов училищесы һәм КФУның Алабуга институты тулай торагы җылытыла. Бу объектлар өчен узган җылыту сезоны җиңел булмады − иске котельный җиһазлары өзеклекләр белән эшләде. 53 ел эчендә биредә капиталь ремонт бер тапкыр да ясалмаган. Милекнең бер өлеше генә: казаннар, насослар яңартылды. Шуңа күрә яңа котельный төзү бик кирәк. Аны Тарловка халкы да түземсезлек белән көтә. Проектлау эшләре башланды инде.

Бу хакта шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә «ГазТеплоАвтоматика» ҖЧҖ җитәкчесе Василий Юрченко хәбәр итте. Ул җылылык челтәрләрен җылыту сезонына әзерләү эшләре барышы турында сөйләде. Концессион килешү нәтиҗәсендә «ГазТеплоАвтоматика» ҖЧҖенә шәһәрнең түбән өлешендә урнашкан һәм җылылык челтәрләре булган 6 котельныйга хезмәт күрсәтү беркетелә. Болар: Тугаров урамы, 1 һәм Нефтьчеләр проспекты, 92нче йортлар, 14нче балалар бакчасы, УППВОС, мәдәният һәм сәнгать көллияте, Тарловка авылының пар казаннары. Килешү раслау өчен ТР Министрлар Кабинетына җибәреләчәк. Район башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, бу карар район өчен бик мөһим һәм муниципалитет тарафыннан килештерү өчен кирәкле гамәлләр турында оператив рәвештә хәбәр итү үтенече белән Василий Юрченкога мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев