Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алдагы көннәрдә бик җылы һава торышы көтелә

Әмма эш атнасы азагында вазгыять үзгәрер дип көтелә.

Алдагы көннәрдә Идел буе, Урал, Көньяк һәм Төньяк Кавказ округлары төбәкләрендә һава температурасы нормадан 8-12 градуска югары булачак. Биредә эш атнасы дәвамында бик җылы һава торышы урнашачак, дип белдерде РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

«Идел буе, Урал, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларында эш атнасы дәвамында бик югары температура фаразлана. Аномалия 8-12 градуска җитәчәк», — дип искәртте ул.

Ул билгеләп үткәнчә, мисал өчен, Әстерхан өлкәсендә һава температурасы +22, Саратов, Ульяновск, Волгоград, Самара һәм башка өлкәләрдә +17..+19 градус тәшкил итәчәк.

8-10 градуслы температура аномалиясе Себернең берничә төбәгендә: Красноярск крае үзәгендә, Омск, Томск, Новосибирск өлкәләрендә дә күзәтеләчәк. Әмма эш атнасы азагында вазгыять үзгәрер дип көтелә.

«Анда кыш әйләнеп кайтачак һәм сизелерлек суытачак. Әйтик, Турада 5 көн эчендә һава температурасы 15 градуска түбәнәячәк», — дип аңлатты Росгидрометеоүзәк вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев