«Александр бакчасы» нинди үзгәрешләр кичерә?
Парк территориясендәге чокырны төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.
Тау битен корыган агач һәм куаклардан чистартканнан соң яңа яшеллекләр инде үсә башлаган, чокыр кырыйлары тигезләнгән. Кыскасы, әлеге чокырның кыяфәте яхшы якка үзгәргән. Кайбер алабугалыларны киселгән агачларның шәрә кәүсәләре борчый иде. Ләкин яңа үскән яшеллек аларның кыяфәтен үзгәртте. Яктылык артты, иркенәеп китте. Исегезгә төшерәбез, бу агачлар үтеп баручылар өчен куркыныч тудыра иде, шуңа күрә агачларның куркыныч өлешен кисеп, кәүсәсен 8 метр калдырдылар.
АМР Башкарма комитетының территориаль планлаштыру бүлегендә хәбәр итүләренчә, әлеге этапта "Александр бакчасы"нда эшләр ахырына якынлаша. Чистартылган чокырда яңа агачлар утыртырга уйлыйлар. Ә киләсе елда паркка керү урынында брусчатка алыштырылырга тиеш.
Гомумән алганда, парк әкренләп үзенең йөзен үзгәртә, күбрәк кешеләрне үзенә җәлеп итә. Хәзер тиеннәрне күрү өчен дә күп кеше бирегә ашыга. Тиеннәр паркка 30 май көнне китерелгән иде, хәзер алар инде монда яшәргә ияләшкән. Әлегә вольерда. Тик бер аеруча кызыксынучан тиен иреккә — яңа территориядә яшәргә омтыла.
Исегезгә төшерәбез: тиеннәрне ашатырга ярамый! Әлеге эш белән белгечләр шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев