Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе Казанда бу елның 1 сентябрендә ачылачак

Бу боз аренасы, хореография һәм гомуми физик әзерлек заллары, шулай ук массакүләм шуу зоналары һәм кафелары булган эре тренировка комплексы булачак.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе Казанда бу елның 1 сентябрендә ачылачак. Бу хакта ТР Спорт министры Владимир Леонов үзе җитәкләгән ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Мәктәп фигуралы шуу үзәге базасында эшләячәк, аны Республика көне һәм шәһәр көнендә, 30 августта ачу күздә тотыла.

«Алинә [Заһитова] белән актив эшлибез, тренерлар составын сайлыйбыз», — дип билгеләп үтте Владимир Леонов.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Үзәкнең һәм мәктәпнең ачылу датасы турында декабрьдә ТР Спорт министрлыгы башлыгы хәбәр иткән иде инде. Шуннан соң бу дата үзгәрмәде.

2023 елның июнендә Алинә Заһитова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, анда алар фигуралы шуу мәктәбе проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Ясалма бозлы ябык боз сараен елга портыннан ерак түгел Портовая урамында, элеккеге «Водник» стадионы урынында төзиләр. 2025 елның августында проектны гамәлгә ашыруга 1,29 млрд сум бүлеп бирәчәкләре билгеле булды.

Бу боз аренасы, хореография һәм гомуми физик әзерлек заллары, шулай ук массакүләм шуу зоналары һәм кафелары булган эре тренировка комплексы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев